Газетага язылу

Татарстанда җәйге лагерьларның 80% санитария законнарын санга сукмау очраклары ачыкланган

Татарстанда Роспртребнадзор идарәсе хезмәткәрләре республиканың 1193 җәйге лагерена тикшерү уздырган. Шуның 951ендә санитария законнарын бозулар ачыкланган. Бу хакта “Татар-информ” ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Закон бозуларның күпчелеге тикшерүләр барышында ук юкка чыгарылган. Кайберләренә карата күрсәтмәләр бирелгән. Мондый хәлгә юл куйган вазыйфаи һәм юридик затлар административ җаваплылыкка тартылган.

Роспотребнадзор 1,5 меңнән артыграк су, азык-төлек һәм әзер аш-су пробаларын тикшерә. Барлыгы 79,236 кг сыйфатсыз продукция алынган.

Ведомствода басым ясап әйтелгәнчә, балалар лагерьларында массакүләм төстә агулану очраклары, инфекцияләр теркәлмәгән.

Җәйнең беренче аенда лагерьларда 68 меңнән артыграк бала ял иткән. Бүген Татарстанда көндезге – 14, шәһәр читендәге – 111, палаткалы – 21 лагерь эшли. Аларда 21 мең бала ял итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре