Татарстанда аюларның популяциясе ун ел эчендә өч тапкырга арткан: хакимият борчыла

Татарстанда соры аюлар саны 2024 елда 97гә җиткән, бу ун ел элеккеге күрсәткечләрдән өч тапкырга артык. Бу хакта биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, аюларның күпчелек өлеше - 70% чамасы - республика территориясендә кышларга кала. Ерткычларның күпчелеге Әгерҗе, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Яшел Үзән районнарында яши.

Төбәктә аюларның популяциясе үсеше кыргый хайваннарның санын арттыруның гомумроссия тенденциясе белән, шулай ук аучыларның аюга кызыксынуы кимү белән бәйле. Әмма мондый үсеш хакимиятләрнең борчуын тудыра: гражданнар аюлар белән торак пунктлар янында очрашулары турында мөрәҗәгать итүләре ешайды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре