Татарстанда Алинә Заһитованың фигуралы шуу үзәген төзүгә 1,2 миллиард сумнан артыграк биреләчәк

Казанда Алинә Заһитованың фигуралы шуу үзәге бинасын төзүгә 1,29 миллиард сум биреләчәк. Акча Татарстан бюджетыннан юллана. Бу хакта “Татар-информ” Дәүләт сатып алулар сайтына урнаштырылган тендер мәгълүматларына таянып яза.

Заказчы – “Главстрой РТ” оешмасы. Эшләрне 2026 елның 1 декабренә төгәлләү күздә тотыла.
Документлар нигезендә, объект спорт һәм күнегүләр зонасына бүленәчәк. Беренче өлешендә – боз мәйданы һәм тамашачы трибунасы, икенчесендә – күнегүләр, акробатика һәм бию заллары, шулай ук бирегә йөрүчеләр өчен киенү-чишенү бүлмәсе урнаштырылачак.

Моннан тыш үзәктә прокатка тимераяк алу мөмкинлеге булдырыла. Шунда ук 25 урынлы кафетерий урнаштырылачак.

Исегезгә төшерәбез: Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбен ачарга ниятләве 2023 елның 16 июнендә мәгълүм булды. Ул Санкт-Петербург икътисадый форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка шундый тәкъдимен җиткерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре