«Бүген республиканың территориаль планы әзер. Аны министрлык заказы буенча Иҗтимагы киңлекләрне планлаштыру институты әзерләде. Аның кысасында халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең комплекслы планы эшләнде. Хәзер без аерым-аерым һәр транспорт төренең эшен күрәбез. Безнең тәкъдим – аларны бер системага берләштерү», – диде Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Хисаметдинов. Аның әйтүенчә, бу – эшне тагын да камилләштерергә булышачак. «Моның өчен бердәм мониторинглау үзәге булдырырга тәкъдим итәбез. Ул төрле төр транспорт чаралары эшен күзәтеп барачак. Алга таба бу республикага Россия буенча бердәм мультимодаль транспорт схемасына керергә ярдәм итәчәк», – диде министр урынбасары. Марат Хисаметдинов сүзләренә караганда, бердәм система ярдәмендә Казаннан Чаллыга барырга теләүче пассажир, мәсәлән, бер ноктадан икенчесенә кадәр барып җитүнең төрле ысулларын, шул исәптән, транспорт, тимер юл һәм елга транспорты ярдәмендә, күрә алачак. Махсус кушымтада бәяләр дә күренәчәк. «Тизрәк, әмма кыйммәтлерәк маршрутны сайлыйлармы, озаграк, әмма арзанлырагынмы, моны пассажирлар үзләре хәл итәчәк», – диде министр урынбасары.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез