Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе шторм кисәтүе чыгарды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Татарстан территориясендә уртача тәүлеклек температура нормадан 9-14 градуска түбәнрәк булган аномаль салкын һава урнашты. Экстремаль салкыннар якындагы көннәрдә - 25-27 гыйнварда саклана.
25 һәм 26 гыйнварда төнлә һәм иртән температура -24...-29°га кадәр төшәчәк, түбән урыннарда һәм аязганда - 30...-35°га кадәр. Көндезге максималь температуралар -16…-22°, урыны белән -26°га кадәр.
27 гыйнварда төнлә һәм иртән -21...-26°көтелә, көнчыгыш районнарда -32°га кадәр. Температура көне -10…-15°гакадәр күтәреләчәк, республиканың көнчыгышында -18°га кадәр.
Гидрометхезмәт татарстанлыларны экстремаль салкыннар шартларында саклану чараларын күрергә чакыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез