Татарстанда ашыгыч ярдәм машинасы "Нива" белән бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

Кичә Татарстанның Яшел Үзән районында «Нива» автомобиле ашыгыч ярдәм машинасы белән бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" га авария шаһитлары хәбәр иткән.

Юл-транспорт һәлакәте Айша авылының Мәктәп урамында булган. Кешеләр сөйләвенчә, бәрелүдән ике машина да ауган, ә җиңел машина юл читенә төшеп киткән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «НИВА» шоферы һәм ике фельдшерга табиблар ярдәме кирәк булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре