Атчылык – безнең тарих, атлар ярату геннар, тамырларга салынган. Татарстанда атчылык юнәлешен үстерү буенча программа эшли башладылар. Бу турыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кайбыч районына баргач әйтте. Аның фикеренчә, әлеге юнәлеш шәхси хуҗалыкларда бөтенләй дә аксый. Моның сәбәпләре нидә? Ат тотучылар нинди авырлыклар кичерә? Яңа программага нинди өмет баглыйлар? Үзләре белән сөйләштек.
Яңа проект – яңа өмет
Әлеге вакытта атчылык юнәлешен үстерү өчен республикада берничә төрле ярдәм чарасы каралган. Аерым алганда, нәселле атлар һәм нәсел айгырлары сатып алу, шулай ук татар токымлы атлар алу һәм карап тотуга субсидияләр бар. Соңгыларына игътибар чыннан да соңгы елларда сизелерлек артты. Нәтиҗәсе дә бар шикелле. Әйтик, 2020 елда мондый атлар 646 баш булса, хәзер аларның саны 954 кә җиткән.
– Татар токымлы атлар – Татарстанның милли горурлыгы. Алар безнең республика тарихына бәйле. Россиянең берничә төбәге генә үз атлар токымы белән горурлана ала, – диделәр республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа программаның авыл хуҗалыгын үстерү өчен генә түгел, мәдәни традицияләрне саклау өчен дә кирәклегенә басым ясады. Министрлык мәгълүматлары буенча, атчылык буенча төбәк проекты нигезендә Татарстаннан читтән бия сатып алучыларга һәм ат абзарлары төзүчеләргә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.
– Яңа төбәк проектының ярдәме эре фермерларга гына түгел, яңа гына эшен башлап килә торган хуҗалыкларга да тиячәк. Ул бу юнәлешкә керүне җиңеләйтүне, зур булмаган хуҗалыкларны үстерүне күз уңында тотар, – дип аңлаттылар министрлыкта.
Ишетерләрме?
Апас районының Иске Йомралы авылында яшәүче фермер Рушан Мифтахов – районның танылган, фермерлык эшен күптәннән алып бара торган кешесе. Беренче атын 1991 елда ук алган. Шуннан соң аларны үрчетә-үрчетә, башка токымлы атлар да сатып алып, мал санын ишәйткән. Алар арасында Совет, Рус токымлы йөк атлары, Америка ала-коласы, Буденов токымы һәм башка нәселле атлар да бар.
Фермер сүзләренчә, атчылык юнәлешенә игътибар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә ул яңа программага зур өметләр баглый.
– Мин көчле, төптән уйланган, дәвамлы, безнең кебек озак еллар атчылык белән шөгыльләнүче фермерларга чынлап торып ярдәм итә, атчылыкны популярлаштыра торган программа турында күптәннән хыялланам, – ди Рушан Мифтахов. – Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров атчылар белән бер очрашуда 2030 елга кадәр республикадагы атлар санын 50 мең башка җиткерү нияте барлыгын әйткән иде. Моның өчен бик зур эш башкарылырга тиешлеген ассызыклады. «Киләчәк буынга атларга карата булган мәхәббәтне сеңдерергә һәм тәрбияләргә бурычлыбыз», – диде. Без моны тулысынча аңлыйбыз, бу ниндидер азык-төлек программасын үтәү яки ял оештыру гына да түгел, бу – безнең асыл тамырыбыз һәм чал тарихыбыз. Без бу турыда онытырга тиеш түгел.
Әлеге вакытта 3 яшьтән узган бияләр асрый торган шәхси хуҗалыкларга ат башына 5 мең сум субсидия бирелә, тик, фермер фикеренчә, бу ярдәм аз.
– 450 килограммнан да ким булмаган ат көн саен 9–11 кг печән, 0,50–3,5 кг ашлык ашый. Моннан тыш, сусыл азык (алма, кәбестә, азык чөгендере), витаминнар, минераллар, тоз кирәк. Дәүләттән бирелә торган акча җитә дип уйлыйсызмы? Ә безнең кебек күптәннән эшләүче фермерларга бөтенләй бернинди дә ярдәм юк. Атларны урнаштыру да бик авыр. Чөнки аларны асрар өчен күпләрнең финанс мөмкинлеге юк, – диде фермер.
Рушан Мифтаховка: «Ат тотуның файдасы бармы?» – дигән сорауны да бирми кала алмадык.
– Бу минем өчен актуаль һәм шул ук вакытта бик тә күңелгә тия торган сорау. Мин атларны ниндидер файда күрер, баер өчен тотмыйм. Башкалар да шулайдыр дип уйлыйм. Ат асрап баеган кешене күргәнем юк әле минем. Аны чын күңелдән яратырга кирәк. Бу – нәселдән-нәселгә килә торган, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт. Безнең очракта да атлар үрчетү ерак бабаларыбызга барып тоташа. Хәзер авылга кайткан балалар ат күрергә тилмерә. Җәй буе минем атлар яныннан китмиләр. Кем белә, бәлки, киләчәктә шул балаларның берсе булса да авылга кайтып, атчылык белән шөгыльләнер? Ат яшәсә, авыл яшәр. Авыл яшәсә, милләт яшәр. Татар милләтенең киләчәген шулай күрәм, – диде ул.
Атчылык – безнең тамырлар
2018 елдан бирле «Аргамак» ат спорты мәктәбен җитәкләүче, 30 ел гомерен атларга бәйләгән, ат өстендә йөрү буенча өченче категориягә ия спортчы Фазаел Вәлиев фикеренчә, атчылык юнәлеше күптәннән игътибар көтә.
– Колхоз-совхозлар булмагач, авылларда атлар юк дәрәҗәсендә. Әле ничә еллар элек кенә йорт аралаш ат була торган иде. Хәер, заманалар да үзгәрә инде. Ат хезмәте кулланылмый диярлек. Кеше кирәксезгә чыгарды. Кызганыч, атка булган игътибар буенча без башкортлардан бик күпкә калышабыз. Тик атчылык ул – безнең тарих, традицияләр. Әлеге хайваннарны ярату безнең геннарга, тамырларга салынган. Мин моны безнең мәктәпкә килүчеләрдән күрәм. Элек ат иярләмәгән егетләр бик сирәк була торган иде. Сабан туена чабышкы әзерләгән ир-егетләргә сокланып үстек. Шөкер, әле дә өмет бар. Мәктәпкә йөрүчеләр арасында атны шулкадәр яраткан, алар белән кызыксынган, киләчәкләрен шушы спорт төре белән бәйләргә теләүчеләрне күреп, күңел сөенә. Бик теләп йөрүчеләрнең нәтиҗәләре дә бар.
Фазаел Вәлиев программа эшләгәндә кайбер нечкәлекләрне игътибарга алырга кирәклеген әйтте.
– Элек нәселле атларга аерым түләү каралган иде. Хәзер дә шуны искә алсыннар иде. Татар токымлы атларга гына түгел, башкаларга да игътибар кирәк. Миңа да: «Бу мәктәп сиңа нинди файда китерә?» – дигән сорауны еш бирәләр. «Күп китерә», – дип ялганлыйм. Чөнки ат тотып баеп булмый. Монда иң элек ярату булырга тиеш. Атны да якын кешеңне яраткан шикелле ярату кирәк. Гел файда эзләп кенә ат үрчетеп булмый. Дөрес, ат асраучылар казылыгын, итен сатып, ниндидер керем кертә алалар. Тик андыйлар республикада шулай ук бик аз. Шуңа күрә төпле программа бик кирәк, чөнки сыер, үгезләр янына атлар да сыяр иде, – диде ул.
Бала саен... ат
Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Резеда һәм Рүзил Мөхәммәдиевләр дә шәхси хуҗалыкларында атлар тота. Тик ниндидер файда алу өчен түгел, ә күңел кушканга.
– Иремә ат җене кагылган дип әйтсәң дә була. Элек аның әтисе белән әнисе колхозда эшләгән. Атларны бик яратсалар да, хуҗалыкларында тотарга мөмкинлекләре булмаган. Ә Рүзил гомер буе атлар тоту, аларны тәрбияләү турында хыялланган. Шуңа күрә ирем хыялын менә хәзер тормышка ашырып яши. Атлар – безнең өчен җан тынычлыгы, – диде Резеда.
Хуҗалыкларында ат тоту теләге исә балалары тугач, тагын да ныгыган.
– Олы кызыбыз да, әтисенә охшап, атларны бик ярата. Үз-үзен белә башлаганнан бирле әтисеннән ат сорый иде. Әтисе исә кызыбызга 10 яше тулгач, ат бүләк итәргә вәгъдә итте. «Бер балага ат кадәрле ат аласы булгач, башкалары нишләячәк икән соң?» – дип уйлаштык-киңәштек тә, Рүзилә белән Ильяска да колын бүләк итәргә булдык. Инде дүртенче балабыз туды. Әтиләре аңа да ат алачак, – ди әниләре.
Әлеге вакытта Мөхәммәдиевләрнең утарында 5 ат бар.
– Хәзер ат тотучылар бик аз. Чөнки аның өчен, бердән, вакыт, икенчедән, акча кирәк. Безнең, мәсәлән, көтүгә чыгарырлык мөмкинлек юк, ирем көн дә эштә. Үзем балалар, йорт эшләреннән арына алмыйм, – диде хуҗабикә.
Саннар
Узган ел ахырына булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 31 мең тирәсе ат бар. Аларның 8,9 меңе – авыл хуҗалыгы оешмаларында, 13 меңе – шәхси хуҗалыкларда, 8,8 меңе фермерларда үрчетелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез