Һава шартлары начар булу сәбәпле, Татарстанда М-7 федераль трассасында - 735 нче километрдан 1169 нчы километрга кадәр участокта хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелде. Ул автобуслар һәм йөк автомобильләренә кагыла.
Чикләүләр 3 февральдә һава торышын яхшыртуга кадәр 10 сәгатьтән башлап кертелә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт автоинспекциясе.
Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә телефон номерлары: 8(843) 5333888 (ТР буенча Дәүләт автоинспекциясенең дежур бүлеге), 8(843) 2919191 (ТР Транспорт министрлыгының диспетчерлык хезмәте), 8(843) 273-54-08 ("Волго-Вятскуправтодор" ФКУ диспетчерлык хезмәте).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез