Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 367 тонна ит сатканнар

13 сентябрьдән Казан шәһәрендә – 14, Чаллы һәм Яшел Үзән районында – икешәр, Түбән Кама районында – 3 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Узган шимбә көнне Казанның агросәнәгать паркында “Татмелиорация” җәмгыяте ярминкә оештырды, дип хәбәр ителгән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында.

Быел Казанда 8 ярминкә мәйданчыгын яңарту һәм төзекләндерүгә барлыгы 204,9 миллион сум җәлеп ителгән.

5 ярминкәдә барлыгы 491,5 миллион сумлык продукция сатылган инде. Шуның 3228,4 тоннасы яшелчә: шул исәптән 2177,2 тонна бәрәңге, 101,4 тонна сөт, 261,2 тонна шикәр комы, 682,3 мең данә йомырка, 367,0 тонна ит (шул исәптән 217 тонна сыер ите).

Ярминкәләр үткәрү өчен 5354 берәмлек транспорт җәлеп ителгән.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре