Татарстанда элекке авыл хезмәтчәннәренең, хәтта инде күптәннән шәһәргә күченгән булсалар да, пенсияләре артачак. Өстәмәне 1992 елга кадәр авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел хезмәт куйган, хәзер исә рәсми төстә эшләмәүчеләр алачак. Бу хакта “Комсомольская правда” яза.
Өстәмә пенсиянең төп өлешенең дүрттән бер өлеше күләмендә – ай саен 2200 сум чамасы булачак. Аңа 500дән артыграк авыл хуҗалыгы һөнәре вәкилләре, шул исәптән ветеринарлар һәм балык үрчетүчеләр исәп тота алачак.
Әлеге яңа ярдәм чарасының бик мөһим өстенлеге – хәтта инде күптәннән шәһәргә күченеп яшәүчеләрнең дә бу өстәмәгә хокукы саклана. Төп шарты – хәзерге вакытта рәсми төстә эшләмәү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез