Ноябрьдә Татарстанда товар һәм хезмәтләрнең билгеләнгән җыелмасы 20 471 сум 99 тиен тәшкил иткән. 2023 елның декабреннән 9,7 процентка артуга да карамастан, ул Идел буе федераль округында әле дә иң арзан кәрзиннәрдән берсе булып кала, диелә Татарстанстатның «Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле» докладында.
Республика әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында дүртенче урында. Мордовия беренче урынны били, анда ноябрьдә азык-төлек кәрзине 20 138 сум 11 тәшкил иткән, икенче урында – Чувашия (20 356 сум 25 тиен). Пенза өлкәсе (20 401 сум 15 тиен) – өченче, Саратов өлкәсе (20 492 сум 68 тиен) бишенче урында. Пермь крае Идел буе федераль округы төбәкләре арасында соңгы баскычта урнашкан, анда азык-төлек кәрзине 23 116 сум 49 тиен тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез