Тукай районы “Уңыш” бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан. Янгында 70 яшьлек хатын-кыз һәм 69 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Ашыгыч хезмәтләргә янгын чыгу турында хәбәр 19 майда 01.00 сәгатьтә алынган. Бу хакта “KazanFirst” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Янгын янкорма һәм мунча белән ике катлы кирпеч йортны юк иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе электр җиһазыннан дөрес файдаланмауга бәйле.
 Бирегә шундук район прокурорының өлкән ярдәмчесе килеп җиткән. Янгын сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү оештырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез