Быелның алты аенда республика юлларында балигъ булмаганнар катнашында 211 юл һәлакәте теркәлгән. Анда 6 баланың гомере өзелгән, 227 се имгәнгән.
Юл һәлакәтләренең яртысында диярлек җәяүле балалар зыян күргән. Юл сагында торучылар,күп очракта юл һәлакәтләре балаларның игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга, дип кисәтә. Алар рөхсәт ителмәгән урында юлны йөгереп чыга, як-ягына карамый, светофорның кызыл төсенә игътибар итми. Сүз уңаеннан, узган елның 6 аенда республика юлларында балалар катнашында 184 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 5 баланың гомере өзелгән, тагын 200е зыян күргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез