Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча яңа чаралар гамәлгә кертелде

Татарстан Республикасы, Россия Президенты куйган бурычлар нигезендә, “Гаилә” илкүләм проектын һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның карарын гамәлгә ашыру кысасында, балалы гаиләләргә яңа социаль ярдәм чараларын гамәлгә кертте.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Беренче яңалык – көндезге формада белем алучы йөкле хатын-кызларга бер тапкыр 100 мең сум түләү. Бу түләүгә, Татарстанда яшәп, йөклелекнең 12нче атнасыннан учетка баскан Россия гражданнары дәгъва кыла ала. Моның өчен Республика матди ярдәм үзәгенең яшәү урыны буенча бүлегенә гариза язып тапшырырга кирәк.

Икенче чара – көндезге формада урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы күпбалалы гаиләләрнең балаларын укыту бәясенең 30 процентын компенсацияләү. Гаризаларны быел 1 ноябрьдән тапшырырга мөмкин. Компенсация 1 сентябрьдән үк укыган өчен биреләчәк. Студентның әтисе яки әнисе, яисә үзе (18-23 яшьтә булса) түләү алуга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Өченче яңалык – яңа туган балалар өчен кирәк-ярак прокаты пунктларын булдыру буенча пилот проекты эшләтеп җибәрелә. Алар социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә ачыла. 1,5 яшькә кадәрге баласы булып, кайбер социаль критерийләргә туры килүчеләргә (көндезге формада һөнәри яки югары белем бирү оешмаларында укучы 25 яшькә кадәрге студентлар; 30 яшькә кадәрге күпбалалы гаиләләр; бала туу һәм тәрбияләү буенча айлык пособие алып килүче ялгыз аналар яки аталар) коляска, карават, ходунки, чана-коляска кебек әйберләрне билгеле бер вакытка бушлай алып тору мөмкинлеге ачыла. Аларга сабыйларның кирәк-ярагыннан файдалану буенча консультацияләр дә биреләчәк. Әйберләрдән файдаланмый башлагач, ата-аналар аларны әйбәт хәлдә кире кайтарып бирергә тиеш.

Яңа чараларның балалы гаиләләрнең хәлен җиңеләйтү һәм яшь гаиләләргә бала тугач пәйда булган кыенлыкларны җиңү мөмкинлеге бирәчәге көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре