Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары кертелде

«Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Россия Президенты йөкләмәләре нигезендә Татарстан Республикасы балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары комплексын кертте. Тиешле карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Беренче яңа чара – көндезге формада укучы йөкле хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум күләмендә түләү. Түләүне Татарстанда яшәүче һәм йөклелекнең 12 атнасыннан соң исәптә торучы Россия гражданнары ала алачак. Гаризаны Республика матди ярдәм үзәгенең яшәү урыны буенча бүлегенә тапшырырга кирәк.

Икенче чара – күпбалалы гаиләләрдәге балаларны урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә көндезге формада укыту чыгымнарының 30 %компенсацияләү. Әлеге ярдәм чарасына гариза бирү кампанияләре 2025 елның 1 ноябреннән башлана, ә компенсация 2025 елның 1 сентябреннән башланган укуларга кагыла. Түләүне сорап ата-аналарның берсе яки күпбалалы гаилә составына керүче 23 яшькә кадәрге балигъ булган студент үзе мөрәҗәгать итә ала.

Өченче юнәлеш – яңа туган балалар өчен беренчел кирәкле әйберләрне прокатка бирү пунктларын булдыру буенча пилот проектын эшләтеп җибәрү. Түләүсез пунктлар социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре базасында ачылачак. Яшь ярымга кадәрге сабыйлар тәрбияләүче һәм социаль критерийларга туры килгән ата-аналар (бала туу һәм тәрбияләү бәйле рәвештә ай саен пособие алучы 25 яшькә кадәрге һөнәри яисә югары белем бирү оешмаларында көндезге формада белем алучы студентлар, 30 яшькә кадәрге күпбалалы гаиләләр, ялгыз ата-аналар) вакытлыча бушлай коляска, карават, ходунки, коляска-чана һ. б. ала алачаклар. Барлык предметлар да түләүсез нигездә бирелә. Ата-аналар аларны эксплуатацияләү буенча консультацияләр ала алачак һәм предметларны кулланганнан соң яхшы хәлдә кайтарырга тиеш.

Яңа чаралар балалы гаиләләрнең социаль якланганлыгын сизелерлек арттырыр һәм яшь гаиләләргә ата-аналыкның беренче авырлыкларын җиңелрәк хәл итәргә мөмкинлек бирер дип көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре