Быел июнь аенда Дөбъяз авылында сукбай эт сигез яшьлек малайны талаган. Шуннан бирле бала хастаханәдә дәвалана. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Бу хәл социаль челтәрләрдә киң яктыртылып, журналистлар игътибарын җәлеп иткән. Җирле тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Тикшерү хәзер Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның шәхси контрольлегенә күчкән.
Ведомство башлыгы комитетның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга тикшерүнең барышы турында тәфсилле доклад әзерләргә кушкан. Липскийга тикшерүчеләр эшенең башлангыч, шулай ук ахыргы нәтиҗәләре турында хисап тотарга туры киләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез