Газетага язылу

Татарстанда баланы куркытып, 7,3 миллион сум акча урларга мәҗбүр иткән ирне кулга алганнар

Казанда бер баланы алдап, 7,3 миллион сум акча урларга мәҗбүр иткән ирне кулга алганнар.

Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, 28 яшьлек ир-ат алдап, янап һәм ялган вәгъдәләр биреп, урлауның өч очрагында баланы курьер булырга мәҗбүр иткән. Аларның икесендә акча, имештер, декларация, өченчесендә «саклау» өчен урланган.

Гаепләнүче 2026 елның 24 июненә кадәр сак астына алынган.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре