Баланың әти-әнисе Рәмиз Шәймиевкә карата җәза чарасы күрелүгә ирешкән.
Чаллыда 2021 елның июлендә Антон Трусовның нәни кызын таганнан еккан Рәмиз Шәймиевкә карата суд тикшерүе 3 ел дәвам иткән. Шушы вакыт эчендә ничәмә-ничә утырыш узган, дип яза “Челнинские известия”.
Исегезгә төшерәбез: зур шау-шу тудырган бу хәл 58/25 йорт янәшәсендәге балалар мәйданчыгында булган. Анда 2 кыз, кара-каршы утырып, таганда атынган. Трусовның кызы, таганны саксызлык белән җиргә китереп бәргәнлектән, каршы яктагы бала егылып төшкән. Моны күреп торган Шәймиев (егылган кызның әтисе), сабыйдан үч алмакчы булып, таганның буш очын кинәт кенә чөеп җибәргән һәм ирексездән гаепле теге кыз да “очкан”. Судта килеп туган хәлнең видеосы тәкъдим ителгән. Аңа карата “Кыйнау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
2022 елның октябрендә Самарада уздырылган кассация суды Рәмиз Шәймиевне аклаган. Балага карата көч кулланылмаган, дигән нәтиҗә ясалган. Шуннан Россия Югары суды Самара суды карарын юкка чыгарган. Нәтиҗәдә Чаллы суды чыгарган хөкем карары үз көчендә калган.
“Хәзер 150 мең сумга мораль компенсация буенча дәгъвам канәгатьләндерелде. Шул исәптән Рәмиз Шәймиевкә суд чыгымнарын да түләргә кирәк булачак”, – дип аңлатып үткән басма хәбәрчесенә Антон Трусов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез