Татарстанда балтырганнан зыян килгән җир мәйданы бер ел эчендә 250 гектарга арткан

Татарстанда Сосновский балтырганы биләгән җир мәйданы 250 гектар чамасы зурайган. Бүгенгә хәтәр чүп үләне 2 663 гектар мәйданны зарарлаган инде. Бу хакта “Татар-информ” Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

“Быел 44 муниципаль берәмлекнең 29ы Сосновский балтырганын юкка чыгаруга бәйле чараларга субсидия алу өчен мәгълүматлар җибәрде”, – диелгән министрлыкта.
Биектау районында (699 гектар), Яшел Үзән (311), Лаеш (197), Питрәч (158 гектар) районнарында, шулай ук Казанда (385 гектар) балтырган бигрәк тә зур мәйданда үрчегән.
2024 елда Татарстанда балтырганга каршы көрәшү өчен 25 миллион сум каралган. 2022 елда (621 гектар мәйданда чүп үләнне юкка чыгару өчен) һәм узган елда (2 416 гектар) да бу максатка шундый ук күләмдә акча бирелгән булган.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, Сосновский балтырганына кырауларның йогынтысы турында мәгълүмат юк. “Балтырган эсседән дә, суыктан да, корылыктан да, артык дымлылыктан да курыкмый, теләсә кайсы туфракта үсә”, – дип аңлатып үтелгән матбугат хезмәтендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре