Татарстанда балык тоту өчен иң кулай урыннарны атаганнар

Татарстанда балык тоту өчен иң кулай урыннарны атап үткәннәр. “Яндекс Путешествия” сервисы мәгълүматларына караганда, көзен Идел, Чулман, Нократ һәм Мәләкәс елгаларында балык бик шәп каба.

Иделдә 70 төрдән артыграк балык (шул исәптән судак, чуртан һәм берш) исәпләнә. Көз көне кармакка күбрәк чуртан, корбан балыгы (лещ) һәм кәрәкә (карась) эләгә. Шулай ук алабуга (окунь), җәен балык (сом) һәм сазан да тотарга мөмкин.

Чулманның балыклы урыннары – Алабуганың “Чертово городище” янәшәсендә һәм Идел елгасы белән кисешкән җирендә. Ноябрь аенда биредә судак, алабуга, чуртан, жумба (налим) күп була. Нократ елгасыннан балык тоту өчен исә Мамадышка барырга кирәк. Ә инде Чаллыда яшәүче балыкчылар Мәләкәс елгасын үз итә. Биредә Габдулла Тукай исемендәге яр буе тирәсендә карп һәм сазан  бик әйбәт эләгә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре