Татарстанда банк картасыннан акча урлау очраклары кимегән

Узган ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда банк картасыннан акча урлау очраклары кимегән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов әйтте.

“Республикада читтән кылынган мошенниклыкка бәйле вазгыять тотрыкланды дияргә мөмкин. 2023 ел белән чагыштырганда, былтыр аларның саны якынча шул ук дәрәҗәдә калды. Үсеш – 2,4 процент”, – диде министр.

Аның сүзләренә караганда, 2024 елда читтән кылынган мошенниклыкка бәйле барлыгы 2445 җинаять очрагы тикшерелгән. “1611 кеше җинаять җаваплылыгына тартылды. Аларның 138е илнең башка төбәкләрендә тоткарланды”, – диде Дамир Садретдинов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

ав

Көн хәбәре