Татарстанда банк мәрхүм әтисе бурычын улына кайтартырга булган

Чаллыда банк улыннан үлгән әтисенең бурычын түләтерергә булган. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәтеннә сылтама белән "Челнинские известия" хәбәр итә.

Мәрхүм ирнең банкка 153 мең сум бурычы калган. Килешү буенча, ул ай саен банкка түләп барырга тиеш булган, әмма вакытсыз үлеп киткән. Шуңа күрә банк мәрхүмнең улыннан бурычын кайтартырга булган.

Улы бурычтан арыну өчен Татарстан Арбитраж суды аша үзен банкрот дип тануга ирешкән. Шуңа бәйле рәвештә суд егет ягына баскан, хәзер ул банкка берни дә тиеш түгел.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре