Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, үзләрен банкрот дип игълан итүче гражданнар саны арткан. Экспертлар мәгълүматларына караганда, 2024 елда гына физик затлар арасында банкротлыкка чыгу очраклары 42 процентка артыграк булуы мәгълүм.
Белгечләр фикеренчә, моның сәбәпләренең берсе – гражданнарны бурычларыннан тулысынча арындырырга вәгъдә итеп, банкротлык рәсмиләштерергә тәкъдим итә торган оешмаларның активлыгы арту. «Татарстан 24» белән әңгәмәдә юрист һәм медиатор Юлия Денисова мондый структуралар белән ничек көрәшәчәкләре турында сөйләгән.
Эксперт сүзләренчә, гражданнарның бурычлары артуның сәбәбе – «матур яшәргә» омтылу һәм кредитларга җиңел карау белән бәйле.
«Кеше бер кредитын икенче кредит белән яба, бик зур авырлык тудыра. Кеше хафага төшә һәм мондый психологик халәттә ул бурычларыннан арындырырга вәгъдә итүче аферистларга бик тиз ышана. Алар, үз чиратында, килешү төзергә һәм акча түләргә ашыктыра, уйларга вакыт бирми. Күп очракта алар проблеманы хәл итмиләр, эш озакка сузыла», - дип аңлатты Денисова.
2026 елның 1 гыйнварыннан банкротлык процедурасын уздыру хезмәтләрен тәкъдим иткәндә чын булмаган вәгъдәләр биреп, йөз процент нәтиҗә гарантияли торган рекламаны тыя торган закон үз көченә керәчәк.
«Йөз процент уңыш вәгъдә итүчеләрнең мошенник булып чыгуы бик ихтимал. Намуслы юрист барлык нечкәлекләрне һәм нинди кыенлыклар тууы хакында аңлатачак. «Консультация бушлай, үзегез белән паспорт алыгыз» кебек сүзләр дә шик уятырга тиеш», – дип кисәткән юрист.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез