Түбән Камада бер хатын-кыз оныгына кул күтәргән өчен суд хөкеме алдына баскан.
Административ хокук бозу турында эш материаллары буенча, бу хәл подъезд төбендә булган. Кызны ачуланганда, әбисе берничә тапкыр яңагына һәм кулларына суккан, дип яза “KazanFirst”, Түбән Кама 1нче суд участогы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып.
Нәтиҗәдә өлкән яшьтәге хатын-кызны гаепле дип таныганнар һәм биш мең сум күләмендә штрафка тартканнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез