Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, авыручылар алдагы атнага караганда 8,7 процентка күбрәк.
Статистик мәгълүматлар буенча, күбесенчә ике яшькә кадәрге балалар, 7-14 яшьлек мәктәп укучылары һәм 15 яшьтән өлкәнрәк кешеләр авырый. Респиратор авырулар арасында гриппоз булмаган этиологияле вируслар өстенлек итә. Шул ук вакытта, коронавирус йоктыручылар кими, бер атна эчендә 92 очрак теркәлгән.
Татарстанда 1 миллионнан артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан инде - бу республикадагы барлык халыкның 41,7 проценты. Роспотребнадзорда искәртүләренчә, прививкадан соң формалаша торган иммунитет якынча 12 ай саклана. Шуңа күрә үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне саклау өчен ел саен прививка ясатырга киңәш ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез