Татарстанда бер атна эчендә сыер ите һәм сөт продуктлары арзанайган

Татарстанстат статистикасы буенча, 6-13 октябрь көннәрендә Татарстанның азык-төлек базарында төрле юнәлештәге бәяләр динамикасы күзәтелгән.

Кайбер азык-төлеккә бәяләр кимегән: сыер ите 88 тиенгә арзанайган һәм хәзер килограммы өчен 633,86 сум тора. Шулай ук маргаринга (2,34 сумга), каймакка (89 тиенгә), эремчеккә (58 тиенгә) һәм сырларга (3,66 сумга) бәя кимү билгеләнгән. Моннан тыш, печенье 1,51 сумга, ә макарон - 63 тиенгә арзанайган.

Шул ук вакытта дуңгыз итенә һәм яшелчәләргә бәяләр артуы теркәлгән. Дуңгыз ите 5,17 сумга кыйммәтләнгән. Иң сизелерлек үсү помидорга кагылган - аларның бәясе 12,29 сумга арткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре