Әгерҗе районында Девятерня авыл җирлегенең Комсомолка бистәсен бетерәчәкләр. Район советы депутатлары шундый карар кабул иткән. Бу хакта “Татар-информ” Әгерҗе башкарма комитетының рәсми сайты мәгълүматларына таянып яза. Тиешле закон проекты соңрак Дәүләт Советы сессиясендә каралачак.
Интернеттагы мәгълүматларга караганда, Комсомол бистәсенә 1941 елда нигез салынган. Моңа кадәр 13 ел элегрәк биредә агачны сал итеп агызу эше оештырылган. Анда сугыш елларында эвакуацияләнгән кешеләр эшләгән. 1960 нчы елларда бистә территориясендә агач әзерләү пункты ачканнар.
Әгерҗе районы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Девятерня урман хуҗалыгы 1988 елга кадәр эшләгән. Элегрәк бистәдә 60 хуҗалык исәптә торган. Биредә балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, медпункт һәм агач ярдыру урыны булган. Ләкин халык саны елдан-ел кимегән: 1992 елда бистәдә нибары 11 кеше яшәгән. Комсомолканың соңгы “могиканы” 2018 елда вафат булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез