Татарстанда бер ел эчендә курьерлар саны 3,5 тапкыр арткан

Китереп бирүчеләрнең уртача кереме аена 40–45 мең сум тәшкил итә, дип хәбәр итә ТАСС.

Гомумән, Россиядә курьерлык эше үзмәшгульләр арасында иң киң таралган хезмәтләрнең берсенә әйләнеп килә. Мәскәү керем буенча нык алда бара: башкалада аларның уртача хезмәт хакы тәүлегенә 20 мең сумга җитәргә мөмкин. Санкт-Петербургта курьерлар 2,5 тапкырга арткан. Көнлек уртача керемнәре – 5–13 мең сум аралыгында.
 Курьерлар саны буенча өченче урында – Екатеринбург. Биредә аларның кереме аена 48 мең сум  чамасы тәшкил итә. Әлеге хезмәт Краснодар краенда аеруча нык үсә. Бер елда төбәктәге курьерлар саны 14 тапкырдан күбрәк арткан. Уртача керемнәре аена – 46 мең сумга, туристлык сезонында 65 мең сумга кадәр җитә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре