Казанда бер ир-ат торак йорт янында 17 яшьлек кызга һөҗүм итеп, муенын пычак белән җәрәхәтләгән. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза “Татар-информ”, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып.
Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Олейникка әлеге җинаятьне тикшерүне шәхсән контрольгә алырга кушкан.
Олейник Тикшерү комитеты башлыгына килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре белән җентекле мәгълүматлар тапшырырга тиеш булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез