Казанның Фәйзи урамында бер ир-ат балаларга газлы баллоннан сиптергәннән соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “Татар-информ” социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга таянып яза.
Полиция хезмәткәрләре карамагындагы видеодан күренгәнчә, ир-ат, баланы кыйнап, самокатын вата да борычлы баллоннан сиптерә.
Социаль челтәрләрдәге хәбәрләрдә бу адәмнең элегрәк шул тирәдә яшәүчеләрне кыйнаганлыгы турында билгеләп үтелгән.
Россия Тикшерү комитеты Рәисе Бастрыкин ведомствоның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Липскийга җинаять эше кузгатырга һәм доклад тапшырырга кушкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез