Газетага язылу

Татарстанда бер ир-ат, машина сатып алмакчы булып, аздан миллионнарын югалтмыйча калган

Казанда 41 яшьлек ир-ат, иномарка сатып алмакчы булып, аферистларга 350 мең сум юллаган һәм аздан гына миллионнарын югалтмыйча калган.

«Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, ир-ат бер мессенджерда чагыштырмача арзан бәядән әйбәт кенә машина рекламасын күреп, шуны сатып алмакчы булган. Алыш-биреш турында тәфсилләбрәк сораштыру өчен сатучы белән элемтәгә кергән. Тегесе аңа фирма һәм машина турында мәгълүматлар белән килешү җибәргән.

Шуннан соң сатучы, имештер, документлар әзерләү һәм таможняга түләү өчен, берничә  миллион сумлык аванс сораган. Ләкин сатып алучы күпсенгәч, болар әлегә 350 мең сум белән чикләнеп калырга килешкән. Әмма килешенгән көнгә машина китерелмәгән. «Нигә тоткарлыйсыз?» дигән сорауны ишетүгә, мошенниклар тулысынча түләүне таләп итә башлаган. Эшләр болайга киткәч, ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән.

Эчке эшләр министрлыгы тагын бер кат искә төшергәнчә, интернет аша нәрсәдер сатып аласы иткән очракта сатучы турында мәгълүматлар эзләргә, башка клиентларының фикерләрен белешергә һәм шикле счетларга акча җибәрмәскә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре