Татарстанда бер ир-ат үз йортында янып үлгән

Татарстанның Чирмешән районы Лагерка авылында кичә төнлә шәхси йортта янгын чыккан дип, хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче йорт янып беткән була. Янгын урынында 50 яшьлек ир-атның мәете табыла.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке төпчеге аркасында чыккан булырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре