Берничә көн элегрәк кызга кемдер мессенджер аша акча эшләү тәкъдиме белән хәбәр юллаган.
Татарстанда бер туташ лайклар куеп акча эшләмәкче булган, әмма йөз мең сум акчасыннан мәхрүм калган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, берничә көн элегрәк аңа ниндидер бер хатын-кыз акча эшләү тәкъдиме белән хәбәр юллаган. Янәсе, сатучыларны халыкка күбрәк таныту өчен, маркетплейсларда товарларга лайк куярга кирәк. Һәр лайк өчен акча түләнәчәк, дип ышандырган ул.
Алга таба аралашу барышында теге, янәсе, яхшырак хезмәт хакы алу өчен, товарны юри генә сатып алырга кирәклегенә ышандырган. Моның өчен товар хакын ниндидер реквизитлар буенча җибәрсәң, счетка акчаның процентлар белән кайтачагын вәгъдә иткән. Әмма акча да кайтмаган, маркетплейс сайты да ялган булып чыккан.
“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез