• Фото: Лилия Гатина

Татарстанда бер хатын-кыз 44 ел буе заводта эретеп ябыштыручы булып эшли

Эретеп ябыштыручы – төзелештә, машина төзү һәм производствода бик кирәкле һөнәр иясе. Гадәттә ир-ат һөнәре булып саналса да, арада хатын-кызлар да очраштыргалый. Шуларның берсе – Чаллы предприятиесендә эшләүче Дилия Назарова.

Дилия ханым шасси цехында инде 44 елдан артыграк вакыт дәвамында эретеп ябыштыручы булып эшли икән. 5нче разрядка ия. Хезмәтен горурлык белән башкара һәм яшь коллегаларын да эшнең нечкәлекләренә өйрәтә.

Очраклы гына шушы һөнәр иясенә әйләнгән ул. Авылдан шәһәргә килгәч, училищеда эретеп ябыштыручы белгечлеге буенча бер буш урын табып, шунда укый башлаган. “Анда тагын өч кыз бар иде. Барыбыз да укып чыктык. Шуннан бирле биредә эшлим”, – дип сөйләп үткән ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Коллегалары Дилияне бик нык хөрмәт итә. Кайвакыт ир-атлар да аннан киңәш сорый.

Оныклары да әбисе юлыннан китәргә тели икән. “14 һәм 15 яшьлек ике оныгым бар. Алар да эретеп ябыштыручы булырга хыяллана. Башта – укырга, аннан соң гына ябыштырырга, димен. Бик катлаулы һөнәр бит: тимерне тота белергә, барысын да җиренә җиткереп эшләргә кирәк”, – ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре