Татарстанда бер хатын-кыз аферистларга 800 мең сумнан артыграк акча күчергән

Азнакай районында бер хатын-кыз, имештер, дәүләткә хыянәт иткән өчен җинаять җаваплылыгыннан куркып, кредитлар җыйган. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Әлеге хатын-кызга кемнәрдер шалтыратып, янәсе, банктан шәхси мәгълүматларын урлаулары, мошенникларның аның счетыннан акча ала башлаулары турында хәбәр иткән. Аферистлар хатын-кызны, дәүләткә хыянәт иткән өчен җинаять җаваплылыгы белән куркытып, берничә кредит алырга һәм акчаны “имин счетларга” күчерергә күндергән. Шул рәвешле ул кырыгалдарларга 820 мең сум җибәргән.

Хәзерге вакытта әлеге очрак буенча җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре