Татарстанда берничә бәйрәмдә хәмер сатуны чикләячәкләр

Әлмәт районында бәйрәмнәр чорында хәмер продукциясен сатуны чикләячәкләр. Балаларның иминлеген һәм сәламәтлеген саклау максатында шундый карар кабул ителгән.

Шулай итеп, районда түбәндәге көннәрдә хәмер сату чикләнелә:

24 май – Соңгы кыңгырау көнендә;
1 июнь – Балаларны яклау көнендә;
8 июнь – Сабантуй бәйрәмендә;
28 июнь – Яшьләр һәм чыгарылыш кичәсе көнендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре