Татарстанда берничә кеше бик каты авариягә эләккән: зыян күрүчеләр арасында балалар да бар

Бүген иртәнге тугызынчы яртылар тирәсендә Чаллы-Сарман юлында Чаллы инкубаторы янындарак ике җиңел машина бәрелешкән. “Татар-информ” Тукай районы прокуратурасы мәгълүматларына таянып язганча, Mazda белән 14 нче модельләге “Лада” бәрелешкән.

Иномарка рулендә 65 яшьлек ир-ат булган. Аны Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. “Лада”да ике кечкенә бала белән хатын-кыз барган. Медиклар аны – ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, ә ике баланы – Чаллының Кама балалар медицина үзәгенә озаткан.

Авария булган урынга район прокуроры урынбасары Эдуард Имамов килгән. Тикшерү оештырылган. Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре