Татарстанда "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләр 99,7% тәшкил итә

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең төп төрләре төгәлләнгән диярлек. Программа буенча үтәлеш 99,7% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының Шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Арина Петрова искәрткәнчә, быел «Безнең ишегалды» программасында 16 муниципаль берәмлектә 677 ишегалды территориясе катнашкан. Бүгенгә 677 ишегалды территориясенең 412се кабул ителгән.

Эшләрнең һәр бер төре турында сөйләгәндә, юл эшләре узган атнада — 26 сентябрьдә тәмамланды, дип хәбәр итте ул. Чаллы юл эшләрен тәмамлаган соңгы шәһәр булган. Тышкы яктыртуны урнаштыру шулай ук узган атнада — 24 сентябрьдә төгәлләнгән, яктыртуны тоташтыру буенча соңгы эшләр Казанда башкарылган. Җайланмаларны монтажлауга килгәндә, 1 октябрьгә гомуми үтәлеш 99% тәшкил итә. Монтажны 10 ишегалдында 5 октябрьгә кадәр төгәлләргә калган.

Арина Петрова искәрткәнчә, ярты ел эчендә юл эшләре, тышкы яктырту, җайланмаларның сыйфаты һәм монтажлау, шулай ук идарәче оешмаларның эше буенча 604 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Узган атнада подрядчыларга яктырту һәм юл эшләре буенча ачыкланган кисәтүләр бетерелгән.

Арина Петрова ачыклык керткәнчә, ишегалды территорияләрен кабул итү дәвам итә. Якындагы 2 атнада 215 ишегалдын тикшерү планлаштырыла. Калган барлык кисәтүләрне октябрь ахырына кадәр бетерергә кирәк.

Республикада 2026 елга «Безнең ишегалды» программасына әзерлек бара. Төп бурыч - тавыш бирү йомгаклары буенча ТОП-200 исемлегенә кергән өстенлекле ишегаллары буенча милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләрен әзерләү. Бүгенге көнгә 6 муниципаль берәмлек: Чаллы, Әгерҗе, Биектау, Алабуга, Зәй, Түбән Кама районнарында тикшерү өчен беркетмәләр тапшырылган. Тагын өч муниципаль берәмлек - Бөгелмә, Зеленодольск һәм Чистай районнары эшен дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект СВО минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре