Татарстанда бик көчле җил чыгу ихтималы сәбәпле кисәтү игълан ителде. Аны Гидрометеоүзәк игълан итте.
Иртәгә – 12 апрельдә 11.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькәчә республикада көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр, һәм хәтта 25 метр тизлектә җил көтелә.
Бофорт шкаласы буенча, секундына 13,9-17,1 тизлегендәге җил – көчле җил дип, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе – бик көчле, 20,8-24,4 метр тизлектәгесе – давыл дип, ә 24,5-28,4 метр тизлектәгесе – көчле давыл дип атала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез