Татарстан Республикасында бүгенгә 1 млн 228 мең га бөртекле культураларның 691 мең га, ягъни барлык мәйданның 56%ы суктырылган. 2 млн 866 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш – 41,5 ц/га. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да тоташтырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, узган 2 атнада 226 мең га мәйданда 886 мең тонна ашлык суктырылган. Бу һава шартларына бәйле. Гидрометеохезмәт күрсәткечләренә караганда, август башыннан республика буенча уртача 55 мм нормада 69 мм дан артык яңгыр яуган. Кайбер районнар буенча бу күрсәткеч 80 мм дан артып китә.
17 метеостанциянең бишесендә «Туфракның артык дымлануы» дигән куркыныч күренеш теркәлгән, болар - Әлмәт, Мөслим, Бөгелмә, Зеленодольск һәм Тәтеш районнары. Кайбыч, Спас, Чистай районнарында барлык мәйданның 80%ы суктырылган.
Урып-җыю эшләре башланганнан бирле хуҗалыклар тарафыннан 284 комбайн яллау юлы белән җәлеп ителгән, шул исәптән соңгы ике атнада 18 берәмлек (Ставрополь краеннан, Мәскәү өлкәсеннән, Ростов өлкәсеннән).
Көзге культураларны чәчүгә республиканың барлык районнары диярлек керешкән. 500 мең гектардан 66 мең гектар көзге культуралар чәчелгән. Көзге рапс 25 мең га мәйданда чәчелгән. Беренче чәчү срогы кырларында инде шытымнар бар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шушы көннәрдә «Русское поле-2025» бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумы узуын искәртте. Бу махсус чара, анда ике көн дәвамында Россиянең әйдәп баручы галимнәре, бизнес, мәгариф һәм хакимият органнары вәкилләре селекция һәм орлыкчылык мәсьәләләре буенча фикер алышканнар. Чарада Россиянең 17 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Әрмәнстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстаннан вәкилләр катнашты. Форумның Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Николаевна Лут катнашындагы пленар утырышы төп вакыйга булган.
Аннары Марат Җәббаров 2024 елда һәм 2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләрен күрсәтте.
2024 елдан алып 2025 елның беренче яртыеллыгына кадәр Россиянең электрон сәүдә мәйданчыкларында Татарстан җитештерүчеләренең катнашуы артуы күзәтелә. Әйтик, 2020 елдан «Свое Родное» цифрлы платформасы (Россельхозбанктан) уңышлы эшли. Бу платформада Россия Федерациясендә 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча 4 мең сатучы эшчәнлек алып бара, 98 мең төрле товар сатыла.
Товарларның төп төрләре - ит һәм сөт продукциясе, Балык ярымфабрикатлары, бал, җиләкләр, яшелчәләр, икмәк-күмәч эшләнмәләре. Бу системада Кукмара, Алексеевск, Саба, Тукай, Балтач, Югары Ослан муниципаль районнары фермерлары актив эшлиләр. 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча мәйданчыкта
Татарстан Республикасыннан 405 авыл хуҗалыгы продукциясе сатучысы, 4400 төяп җибәрелгән товар, 378 000 үтәлгән заказлар, 43 000 сатып алучы тәкъдим ителгән.
Татарстан электрон мәйданчыкларда сату күләме буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында 9 нчы урында тора. 2024 елда маркетплейсларда сатуларның гомуми күләме - 33,8 млрд сум. 2025 елның беренче яртыеллыгында - 24,0 млрд сум.
Министр ассызыклаганча, Татарстан җитештерүчеләре продукциясен маркетплейсларда сатуның тотрыклы үсеше күзәтелә. 2024 елда үсеш 2023 елга карата 96% тәшкил иткән, 2025 елның беренче яртыеллыгында үсеш 2024 елның шул ук чорына карата - 62%.
Сату лидерлары арасында - сөт, ит продукциясе, кондитер эшләнмәләре. Республикада маркетплейсларда таныла торган Татарстан брендлары саны арта бара. Бу шул исәптән «Пестречинка», «Сәламәт продуктлар фабрикасы», «Махеев», Зеленодольск сөт комбинаты брендлары.
Электрон мәйданчыклардан һәм биржалардан файдалану авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен зур мөмкинлекләр ача, аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм табышны арттыруга ярдәм итә. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, диде Марат Җәббаров.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез