Татарстанда ботулизмнан дәваланган соңгы авыруны хастаханәдән чыгарганнар

Бүген Республиканың йогышлы авырулар хастаханәсендә ботулизмнан дәваланган соңгы авыруны өенә чыгарганнар. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итәләр.

Билгеле булганча, июнь аенда Россиянең әле-бер, әле икенче төбәгендә ботулизм очраклары теркәлде. Әлеге диагноз куелган кешеләрнең барысы да “Локалкитчен” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитештергән фасольле салат ашап агуланган.

Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, кыска гына вакыт эчендә илнең 11 төбәгендә барлыгы 417 кешегә ботулизм диагнозы куелган. Шуларның икесе үлгән. Татарстанда ботулизм 20 кешене аяктан екты. Шуларның берсе әлегә кадәр хастаханәдә дәваланды. Бүген аны өенә чыгардылар. Ул йогышлы авырулары хастаханәсендә 35 көн дәваланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре