Татарстанда бу елның 4 аенда 791 юл һәлакәте булган

Татарстанда бу елның 4 аенда 791 юл-транспорт һәлакәте булган. Юл фаҗигасендә 92 кешенең гомере өзелегән һәм 959 кеше зыян күргән.

Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат очрашуында ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов әйтте.

Аварияләрдә һәлак булучылар саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 28 кешегә арткан. Шулай да авария очраклары 125кә кимрәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре