Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көне Татарстанда 26 сентябрьдә узачак. Акцияне Россия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлеге «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә оештыра. Бу хакта Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гражданнарны кабул итү республиканың шәһәрләрендә һәм районнарында оештырылачак. Консультантларның эш вакыты: сәгать 8:00 дән 15:30 га кадәр, Казанда – 9:00 дән 16:30 га кадәр (Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә – 9:00 дән 15:00 га кадәр) булачак. Консультацияләр чиратлашып үткәреләчәк.
Казан халкы бушлай консультацияләрне шәхсән дә, телефон аша да ала ала:
8-800-201-16-00;
WhatsApp: 8 (987) 205-00-63;
(843) 238-10-00.
Муниципаль районнарда консультацияләр график буенча шәхсән һәм күрсәтелгән телефоннар аша да мөмкин булачак.
Юридик ярдәмне Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары, РФ Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге белгечләре, ТР кеше хокуклары буенча вәкил аппараты, ТР Нотариаль палатасы, ТР Адвокатлар палатасы, шулай ук Росреестр, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт юридик бюросы, БТИ һәм «Татюринформ» юридик фирмасы вәкилләре күрсәтәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез