Татарстанда быел 14 кеше тимер юлларда имгәнгән

Гыйнвардан сентябрьгә кадәрге чорның статистика мәгълүматлары бу.

Ел башыннан “Горький тимер юллары”нда җәрәхәтләнү-имгәнү очраклары арткан. Узган елдагы белән чагыштырганда – 11 процентка. “Горький тимер юллары”ның матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, быел гыйнвардан сентябрьгә кадәр 89 кеше тимер юлларда җәрәхәтләнгән. Шул исәптән 14е – Татарстанда.

Җәрәхәтләнү-имгәнүләрнең төп сәбәпләре – токка тотылу, якынлашып килүче поезд алдыннан тимер юл аша чыгу.

Имгәнүчеләрнең артуы тимер юл администрациясендә зур борчу тудыра. Шул сәбәпле “Горький тимер юллары” даими рәвештә профилактика эше алып бара. Полиция белән уртак рейдлар оештырыла, мәгариф оешмаларында әңгәмәләр үткәрелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре