Республикада 1апрельдән чистарту икеайлыгы башланды. Ул 31майга кадәр дәвам итәчәк.
Ике ай эчендә тирә-яктагы чүп-чар чистартылачак. Икеайлык вакытында кагыйдәләрне бозучыларны штраф көтә.
Административ хокук бозган оешма кисәтү яки 200 000 сумнан алып 500 000 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Вазыйфаи затлар өчен кисәтү яки штрафның күләме 15000-30000 сум. Физик затлар өчен кисәтү яки 2000-3500 сум штраф каралган. Штраф салынганнан соң бер ел эчендә административ хокук бозу кабатланса, штраф күләме арта. Оешма өчен – 500 меңнән 1 млн. кадәр; вазыйфаи затлар өчен – 30 меңнән 50 меңгә кадәр; физик затлар өчен 3500 дән 5000 гә кадәр штраф салыначак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез