Татарстанда чит ил студентлары "Такого как Путин" җырына клип төшергәннәр

Татарстанда чит ил студентлары модалы ремикс язганнар һәм "Такого как Путин" җырына клип төшергәннәр.

Клипта Конго, Көньяк Корея, Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Таҗикстан һәм башка илләрдән Казан югары уку йортлары студентлары җырлый һәм төшерелә.

Видеоны ВКонтакте үз битендә Казан Дәүләт мәдәният институтының 3 курс студенты Карина Нажимова бастырган - төрле илләрдән килгән яшьләр белән ул "Такого как Путин" җырына ремикс һәм клип яздырган.

- Дуслар! Мин сезне безгә ярдәм итүегезне сорыйм! Бу ремикс һәм видео хит булыр дип ышанам. Безгә лайк һәм репост белән ярдәм итегез, зинһар, - дип кыз үз язылучыларына мөрәҗәгать иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре