Татарстанда чит илләрдә СВОда катнашучыларның балалары өчен түләү кертергә җыеналар

Татарстан Хөкүмәтендә хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен чараларны киңәйтү мөмкинлеген карыйлар. Бу хакта “Ведомости” Министрлар Кабинеты карары проектына таянып яза. Хәзерге вакытта документка коррупциягә каршы экспертиза уздырыла.

Документ нигезендә, чит илләрдә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең (әйтик, хәзер Татарстанда Африка корпусында хезмәт итәргә теләүчеләрне җыялар) балигъ булмаган балалары өчен бер тапкыр 20 мең сум күләмендә түләү кертү күздә тотыла. Яңа кагыйдәләрнең быел 1 февральдән килеп чыккан хокукый мөнәсәбәтләргә кагылачагы карала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре