Ул картаны урлавын һәм Казан кибетләрендә үзенә кирәкле әйберләр сатып алуын таныган.
Казанда берничә тапкыр “утырып” чыккан 59 яшьлек ир-ат банк картасыннан акча урлауда шикләнелеп тоткарланган. “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, картасын югалтучы полициягә бу хакта гариза белән мөрәҗәгать иткән. Шунда аның банк картасыннан 38 мең сум юкка чыгуы ачыкланган.
Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене “кайнар эзләре” буенча Мәскәү урамында тоткан. Ир-ат сорау алу барышында гаебен таныган һәм, кемнеңдер картасын табып, шәһәр кибетләрендә үзенә кирәкле әйберләр сатып алуын әйткән.
Токарланучыга карата шәһәрдән чыгып китмәү шарты белән чикләү чарасы сайланган. Хәзерге вакытта “Урлау” статьясы буенча җинаять эше тикшерелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез