Татарстанда кар яумаса да, чыршылар сатуга чыгачак. Бу хакта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.
– Елдан-ел чыршыга ихтыяҗ кими. Бу безне сөендерә генә. Димәк, Татарстан халкы табигатьне саклау яклы. Ясалма чыршы куймаучыларны читтә калдырмадык. 7 урманчылыкта аукцион уздырып, 2 мең төп чыршы белән нарат, 20 тоннан ылыс ботаклары саттык. Узган ел белән чагыштырганда сату 25 процентка кимеде, – ди ул.
Яңа ел алдыннан, министрдан чыршы бәяләре хакында белештек.
Ылыслыларга бәяләр болайрак:
Чыршының1 метрлысы– 550,
2 метрлысы – 650,
3 метрдан озынрагы 1300 сум.
Наратның 3-4 метрлысы 2750,
5 метрлысы 5 мең сум.
Ылыс ботагының тоннасы 6 мең 500 сум.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез