Роспотребнадзорның тикшерү нәтиҗәләре буенча, Татарстанда 4 пляж гигиена таләпләренә туры килми. Болар – Казанның “Локомотив”, “Нижнее Заречье”, “Озеро Большое Лебяжье” һәм Лаешның “Камское море” пляжлары.
Ведомство Татарстанда чиста пляжлар исемлеген дә тәкъдим иткән. 11 июльгә сулыларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, аерым алганда, Казанның “Комсомольский” һәм “Озеро Глубокое” пляжларында, Түбән Кама районы Красный Ключ бистәсенең “Кама” шәһәр пляжы, Әлмәттә “Пляж” туристлык-ял зонасы, Чаллы шәһәр пляжында шикләнмичә су коенырга һәм кызынырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез